Новости
30 Октября 2022, 06:18

Бәйрәм итсәң ит Һэллоуинны

Сеулда Һэллоуин бәйрәмендә 151 кеше кысылып һәлак булган.

Бәйрәм итсәң ит ҺэллоуинныБәйрәм итсәң ит Һэллоуинны
Бәйрәм итсәң ит Һэллоуинны

29 октябрьдә Сеул үзәгендәге Итхэвон урамында Һэллоуин бәйрәмендә кысылыш башланган. Һәлакәт нәтиҗәсендә 151 кеше һәлак булган һәм кимендә 82 кеше зыян күргән. 

Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре, полиция бәяләве буенча, Итхэвон районында бар, ресторан һәм клубларның күп булуында, шимбә көнне урамга  100 меңгә якын кеше җыелган.

Вафат булучылар арасында арасында 97 хатын-кыз һәм 54 ир-ат, аларның күбесе 30 яшьтән кечерәк. 3 кеше Русиядән, диләр.

***

Тарихчылар фикеренчә, Һеллоуин башта  урак сезоны тәмамлану, елның караңгы вакыты җитү белән бәйле булган. Аны Британия утрауларында яшәгән халыклар билгеләгән.  IV-V гасырларда бәйрәмгә   христиан диненә бәйле яңа мәгънә бирелә: анда чиркәүне һәм үлгән ата-бабаларны искә алалар.

XX гасыр башыннан Һэллоуин әрвахлар истәлегенә түгел, ә кара көчләргә багышлана.

Христиан дине, шулай ук ислам, әлбәттә инде, бу бәйрәмгә каршы. 

Бәйрәм итсәң ит Һэллоуинны
Бәйрәм итсәң ит Һэллоуинны
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас