Барлык яңалыклар
Новости
25 октябрь 2022, 09:15

Вирусларны кавыштырганнар

Һәм яңа вирус тагын да үлемечлерәк булып чыккан.

Вирусларны кавыштырганнар
Вирусларны кавыштырганнар

Бостон университетының йогышлы авырулар дәүләт лабораториясендә SARS-CoV-2 вирусы штаммының  аксымына "омикрон"ныкын  кушып, тәҗрибә үткәргәннәр. Нәтиҗәдә, үлем очраклары коэффициенты  80 процент тәшкил иткән коронавирус варианты килеп чыккан. Тәҗрибәне Америка хөкүмәте финанслаган.

Мондый экспериментлар булачак эпидемияләргә алдан әзерләнү өчен кирәк. Әмма алар үзләре яңа пандемия куркынычын тудыра. COVID-19 пандемиясен барысы да хәтерлидер. 

Күп кенә галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре куркыныч патогеннар белән шөгыльләнүче биолабораторияләрне ябарга чакыра, әмма соңгы ике елда дөньяда 40 тан артык шундый фәнни объект барлыкка килде -- нигездә Азиядә.

Чыганак: РИА Новости.

Вирусларны кавыштырганнар
Вирусларны кавыштырганнар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: