Бермәлне бер хатын-кыз мине “обжора” дип атады. Мин бу сүзне бик авыр кичердем, озак еллар оныта алмадым. Дөресендә мин бит кеше ашаган кадәр ашый алмыйм, мәҗлесләрдә бу хәл минем өчен җитди уңайсызлык тудыра иде. Бәйрәм вакытында күбендем дип скорый чакыртып булмый ләса.
Бик күп еллар үткәч кенә аңладым мин бу гыйлләне. Бәйрәм табынында иң беренче, әлбәттә, шеф тост әйтә, аның тосты ярты докладка тарта. Шул вакыт эчендә коллектив, рюмкаларын күтәргән килеш, әзер тора. Шефның авызына карап көтеп утыралар. Башкача ярамый. Ә мин мөселмен кешесе. Мөселман иң беренче икмәк кабарга тиеш, аракы түгел. Икмәк капкач аны инде чәйнәргә кирәк, түрәнең әкияте беткәнне көтеп булмый. Һәм читтән караганда шундый күренеш килеп чыга: мин бер кулыма рюмка тотканмын, ә икенчесендә икмәк. Димәк, кешегә убыр булып күренәм.
Шулай итеп теге хатынның бер гаебе дә юк булып чыкты. Мин мөселман булганга кем гаепле булсын ди.
Фото: w-dog.ru