-3 °С
Болытлы
Соңгы арада салкынайтты әле. Төнлә термометр баганалары минусны күрсәтә. Синоптикларның мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә температура -5, -8 градуска кадәр төшәчәк. Ял көннәрендә республика территориясендә кар һәм бозлавык, яңгырлар көтелә.
Автоһәвәскәрләргә җәйге резинаны кышкысына кайчан алыштырырга соң?
Экспертларның күпчелеге кышкы резинаны һаваның уртача тәүлеклек температурасы нульдән 5-7 градуска кадәр түбән төшкәч кую яклы.
Шул ук вакытта БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәвефсезлек максатларында кар ятканны көтмәскә киңәш итә.
Чыганак: Башинформ.