Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 27 октябрьдә 19 сәгатьтә туры эфирга чыга. Ул республика халкының актуаль сорауларына җавап бирәчәк. Туры линия БСТ, Башкортстан-24, «Вся Уфа», «Сәләм», UTV һәм «Юлдаш» радиостанциясе телеканалларында трансляцияләнәчәк.
"Туры линия"дә сорауны ике ысул белән бирергә мөмкин: Радий Хәбировның "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендәге битенә комментарий рәвешендә җибәрергә яисә видеомөрәҗәгать язып, төбәк җитәкчесенең рәсми сайтындагы махсус бүлектә йөкләргә мөмкин. Үз сорауларыңны ничек дөрес җибәрү турында видеоинструкция бар.
"Туры линия" трансляциясен шулай ук Радий Хәбировның социаль челтәрләрендә дә карарга мөмкин булачак.