

Башкорстанда өлешчә мобилизация дәвам итә, әмма ул илдә билгеләнгән гомуми сроктан иртәрәк, ягъни 28 октябрьгә кадәр тәмамланачак.
Бу хакта "Бизнес ФМ Уфа"га биргән интервьюсында республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич хәбәр итте. "Бездә мобилизация дәвам итә, барысы да планлы рәвештә бара. Барлык төбәкләрнең сроклары билгеле -- кемдер иртәрәк, кемдер соңрак тәмалый, һәм билгеләнгән срокларны өзүгә бернинди алшартлар да юк. Без 28 октябрьгә кадәр, гомуми мобилизация тәмамланганчы, бераз иртәрәк тәмамлыйбыз", -- дип белдерде Блажевич.
Ул планны техник яктан арттырып үтәп булмый, дип билгеләде. "Үз штатлары булган конкрет хәрби частьлар формалаша. Һәм штатта булганнан да күбрәк кеше җибәрергә мөмкин түгел, барысы да саннарга бик каты бәйләнгән. Чөнки кешеләрне киендерергә дә, ашатырга да, хезмәт хакын түләргә дә кирәк", -- дип ассызыклады военком.
Республика башлыгының һәм администрация башлыкларының военкоматларга ярдәме яхшы оештырылуы һәм барлык структураларның үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр азайган.
Әлбәттә, өлешчә мобилизация чаралары нюансларсыз гына узмый һәм системага эш барышында төзәтүләр кертергә, шул исәптән норматив-хокукый базаны төзәтергә һәм кайбер мобилизацияләнгәннәрне өйләренә кайтарырга туры килгән. "Әмма без башка мондый моментларга юл куймау өчен барысын да эшлибез", -- дип билгеләде военком.
***
Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары илдә өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында хәбәр итә, әмма Владимир Путинның махсус указы әлегә планлаштырылмаган, бу хакта Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде.