Дүшәмбе көнне Су-34 хәрби самолеты Ейск шәһәрендә һәлакәткә юлыккан. Нәтиҗәдә, аның ягулыгы агып чыгып, янгын якындагы торак йортка күчкән. Бу хакта РФ Оборона министрлыгы хәбәр итә. Соңгы мәгълүматлар буенча, 13 кеше үлгән, 19ы зыян күргән.
Су-34 уку-тренировка очышын үтәү өчен Көньяк хәрби округының хәрби аэродромыннан очышка чыккан булган. Самолет очышны боекомплектсыз ясаган. Очучылар хәбәр иткәнчә, самолет кузгалып киткәндә двигательләрнең берсе яна башлаган. Ике очучыдан торган экипаж катапультацияләнергә өлгергән, алар икесе дә исән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, бер йортның ике подъездында 72 фатир зыян күргән.
Шаһитларның сүзенә караганда, самолет төшкәннән соң якынча 20 минут узгач, шартлаулар сериясе ишетелгән.
Прокуратура самолет төшү факты буенча тикшерү эшен башлаган. РФ Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.
Кубань хакимияте һәлак булганнарның гаиләләре өчен 1 млн. сум бүлеп бирәчәк, зыян күрүчеләргә 400 мең сум түләнә.
Самолет һәлакәт урыныннан ерак түгел урнашкан 7 нче мәктәптә хакимият карары буенча укыту туктап тора.
Чыганак: ТАСС.