Россия Икътисади үсеш министрлыгы киләсе елда Башкортстанда дрон-пилотсыз очкычлар өчен эксперименталь режим башлап җибәрәчәк. Ул өч елга исәпләнгән.
Башкортстан пилотсыз тармакны формалаштыру һәм үстерү өчен уникаль шартларга ия, ди белгечләр. Һәм республикада авырлыгы 30 килограммнан артык пилотсыз аппаратларны куллануга чикләүләрне бетерергә җыеналар.
Мондый эксперименталь режим әлегә илнең биш субъектында бар. Әмма Башкортстанда мөһим аерма шул: пилотсыз очкычлар йөк ташу белән генә чикләнмәячәк, авиахимик эшләрне башкара алачак, авыл хуҗалыгы корткычларына, янгыннарга һәм законсыз урман кисүләргә каршы көрәштә ярдәм итәчәк.
Бу хакта социаль челтәрләрдәге шәхси битләрендә Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итә.