Новости
10 Октября 2022, 05:48

Радий Хәбиров аягын имгәткән

Башкортстан Башлыгы 2-3 көнгә эфирдан югалып торачак. 

Радий Хәбиров аягын имгәткәнРадий Хәбиров аягын имгәткән
Радий Хәбиров аягын имгәткән

Республика муниципалитетлары башлыклары белән киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең спорт имгәнүе турында хәбәр итте. Бу хәл иптәшләрчә хоккей матчы вакытында булган.

Төбәк җитәкчесе гадәти режимда эшләвен дәвам итә, әмма табиблар таләбе буенча аңа 11 октябрьдән соң операция ясатырга туры киләчәк.

Ул үзе билгеләп үткәнчә, якынча 2-3 көнгә  "эфирдан югалып торачак".

Шуңа карамастан, "Сезнең белән озаклап хушлашмаячакмын, барысын да эш тәртибендә хәл итәрбез",  – дип шаярткан ул киңәшмәдә. 

Радий Хәбиров аягын имгәткән
Радий Хәбиров аягын имгәткән
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас