Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь 2022, 20:22

Тарихи көн

Кремльнең Георгий залында тантана. Русия составына Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен кабул итү һәм Русия Федерациясенең яңа субъектлары барлыкка килү турындагы килешүләргә кул куелды.

Тарихи көн
Тарихи көн

Президент Владимир Путин үзенең чыгышында белдерүенчә, бу яңа дүрт төбәкнең  Русия составына керүе БМО уставына ярашлы. Уставта теркәлгәнчә, республикалар тигез хокуклылыка һәм үзбилгеләнешкә хокуклы.

Ул яңа төбәкләрнең иминлеген тәэмин итәргә, аларга ярдәм күрсәтергә, инфраструктураны торгызырга вәгъдә итте.

Документларга Русия Президенты Владимир Путин, Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин, Луганск Халык Республикасы башлыгы Леонид Пасечник, Запорожье өлкәсе башлыгы Евгений Балицкий, Херсон өлкәсе башлыгы Владимир Сальдо кул куйдылар.

Шулай итеп, Русия Федерациясенә дүрт яңа субъект өстәлде.

"Без Киев режимын кичекмәстән утны, барлык сугышчан хәрәкәтләрен, 2014 елда ук башланган сугышны туктатырга һәм сөйләшүләр өстәле янына  чакырабыз", -- диде В. Путин үз чыгышында.

Тулырак бу хакта: http://www.kremlin.ru/events/president/news/69465.

Тарихи көн
Тарихи көн
Тарихи көн
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: