Даниядә Дуеоддтан көньяк-көнчыгышка таба төбәктә "Төньяк агымы-2" газүткәргечендә басым төшкән. Белгечләр әйтүе буенча, анда авария булган.
Әлеге вакытта торба үткәргеч тирәсендә тыелган зона оештырганнар. Дания диңгез идарәсе навигация чыгарган кисәтүгә ярашлы, торба үткәргеч янындагы биш диңгез миле радиусындагы мәйдан суднолар хәрәкәте өчен хәвефле.
"Төньяк агымы-2" газүткәргечен төзү өч ел дәвам итеп, ул 2021 елда тәмамланган иде, ике торба үткәргеч тә техник газ белән тутырылган булган. Әмма февральдә немец хөкүмәте Nord Stream 2 AG сертификациясен оператор сыйфатында туктатты. Германиянең Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Аннален Бербок "проект асылда туктатып торылган", дип белдергән иде.
Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара.