Барлык яңалыклар
Новости
28 сентябрь 2022, 10:04

Салават Юлаев проспектына ни булган?

Көтмәгәндә, юлга су ургылып чыккан.

Салават Юлаев проспектына ни булган?
Салават Юлаев проспектына ни булган?

Кичә Уфада Салават Юлаев проспектында коммуналь авария булган: канализация торбасы тишелгән. Нәтиҗәдә машина юлына шакшы сулар агып чыккан. Ашыгыч хезмәтләр тиз арада ремонт эшенә керешкән. Ягъни авария турында хәбәр килеп,  30 минут үтүгә, торбаны ямаганнар. Белгечләр әйтүенчә, авария торбаның амортизацион тузуы аркасында уң линиядә килеп чыккан. Барлык агымнар сул өлешкә күчерелгән, шуңа күрә торак йортларны канализация системасыннан аеру булмаган. «Уфаводоканал» вәкилләре әйтүенчә, хәл контрольдә тотыла.

Чыганак: Башинформ.

Салават Юлаев проспектына ни булган?
Салават Юлаев проспектына ни булган?
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас