"Президент бу фаҗигадә үз якыннарын, балаларын югалткан барлык кешеләрнең кайгысын уртаклаша һәм бу кешелексез террорлык акты нәтиҗәсендә яраланучыларның сәламәтләнүен тели", -- дип хәбәр итте дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе.
Дмитрий Песков шулай ук Президент телефон аша Удмуртия башлыгы Александр Бречалов, вице-премьер Татьяна Голикова, Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Мәгариф министры Сергей Кравцов белән вәзгыять турында фикер алышты, дип билгеләп үтте.
Барлык кирәкле йөкләмәләр бирелгән, Ижауга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының табиблар, психологлар, нейрохирурглар, башка белгечләр төркемнәре белән самолётлары җибәрелгән. Барлык кирәкле социаль мәсьәләләр хәл ителәчәк.
***
Дүшәмбе иртән 34 яшьлек Артем Казанцев Ижауда 88нче мәктәптә атыш ачкан. Соңрак ул үз-үзен үтергән. Соңгы мәгълүматлар буенча, 17 кеше үлгән, шул исәптән 11 бала һәм алты өлкән кеше. 24 кеше җәрәхәтләр алды, алар арасында 22 үсмер бала.