Барлык яңалыклар
Новости
27 сентябрь 2022, 15:14

Киләчәк һөнәре

«Киләчәк коды»  («Код будущего») – укучыларга компьютерда программалалау телләрен өйрәтү курслары. Дәресләр октябрьдә башлана, ике ел буе барачак, бушлай һәм онлайн булачак. Ә кайбер төбәкләрдә укучыларга чын дәресләр дә тәкъдим итәчәкләр. Якын-тирәдә махсус сыйныф бармы-юкмы икәнен белү өчен  проектның "Госуслуги" порталындагы  картасын өйрәнергә кирәк.

Киләчәк һөнәре
Киләчәк һөнәре

"Цифрлы икътисад" илкүләм проекты һәм РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Русия укучылары өчен программалауга өйрәтүнең яңа бушлай ике еллык курсларын башлап җибәрә.

«IT-тармакның кадрлар потенциалын үстерү» федераль проекты ярдәмендә инде бу көздә 8-11 сыйныф укучылары «Киләчәк коды» проектында катнаша алачак.

Узган уку елында дәүләт ярдәме хисабына 10 меңнән артык укучы программалаштыру онлайн-курсларында бушлай белем ала алган инде.

«Университет 2035» цифрлы платформасы гамәлгә ашырган пилот проектын илнең ун төбәгендә: Белгород, Новгород, Калуга, Тула, Оренбург, Түбән Новгород, Пенза өлкәләрендә, шулай ук Башкортстанда, Татарстанда һәм Якутиядә эшләтеп җибәрделәр.

Тугыз белем бирү оешмасы балаларга Python, C#, Java, PHP, C һәм JavaScript кебек программалау телләрен өйрәнергә тәкъдим итте. Эксперимент шундый уңышлы булып чыкты, быелдан аны бөтен илгә киңәйттеләр.

 

Киләчәк һөнәре
Киләчәк һөнәре
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: