Гомумроссия халык фронты бүлекләре базасында ялгышлык белән хезмәткә чакырылучыларга ярдәм үзәкләре ачылды. Алар Русиянең барлык төбәкләрендә эшли. Бу хакта ОНФ сайтында әйтелә.
Әлеге үзәкләргә, моннан тыш, мобилизацияләнүчеләрнең көнкүрешен оештыру проблемалары турында да хәбәр итәргә мөмкин.
Башкортстанда мөрәҗәгатьләр Халык фронты төбәк башкарма комитетында кабул ителә:
Уфа шәһәре, Киров урамы, 1нче санлы йорт, 138нче кабинет. Телефон: 8 (347) 273-55-44.
Сорауларны шулай ук "ВКонтакте" (https://vk.com/onf_ufa) һәм "Одноклассники" (https://ok.ru/onfbashkortostan) социаль челтәрләрендә бирергә мөмкин.
Чыганак: Башинформ. Эдуард Кускарбеков.