Согуд Гарәбстаны Корольлеген игълан итүнең 90 еллыгы уңаеннан Владимир Путин әңгәмәдәшчесенә чын күңелдән котлаулар һәм изге теләкләр җиткерде, илнең җитәкчелеген һәм халкын бу истәлекле дата белән котлады.
Күптән түгел генә Сәмәркандтагы саммитта Согуд Гарәбстанына Шанхай хезмәттәшлек оешмасында партнер статусы бирү турында карар кабул ителгән иде. Әлеге оешмада хезмәттәшлек буенча фикер алышу булды.
Мөхәммәд Бен Сәлмән ШОСның халыкара эшләрдә үсә баручы ролен билгеләп үтте, корольлекнең аның эшчәнлегендә актив катнашырга әзер булуын белдерде.
Дөнья нефть базарында тотрыклылыкны тәэмин итү максатларында Русия-Согуд координациясе мәсьәләләре каралды. Ике яктан да "ОПЕК плюс" кысаларындагы тырышлыкларга югары бәя бирелде, ирешелгән килешүләрне алга таба да саклау нияте расланды.