Барлык яңалыклар
Новости
20 сентябрь 2022, 10:09

Тарих, тел һәм әдәбият институтына 100 яшь

 Почет билгесе орденлы Тарих, тел һәм әдәбият институтының 100 еллыгына багышланган конференция башланды.

Тарих, тел һәм әдәбият институтына 100 яшь
Тарих, тел һәм әдәбият институтына 100 яшь

Русия Фәннәр академиясе Уфа Гыйльми үзәгенең Почет билгесе орденлы Тарих, тел һәм әдәбият институтының 100 еллыгына багышланган конференциянең пленар утырышы башланды. Халыкара фәнни-гамәли конференция "XX -- XXI гасыр башында академик гуманитар фәннәр: ирешелгәннәр, трендлар һәм үсеш перспективалары" дип атала. Пленар утырыш Уфаның Конгресс-холлында бара. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Оештыру комитеты рәисе Азат Бадрановның тәбрикнамәсен институтның директоры Зөһрә Рәхмәтуллина укып ишеттерде. З. Рәхмәтуллина үз чыгышында мәгариф системасында гуманитар фәннәрнең рухи һәм мәдәни потенциалы турында сөйләде. Онлайн бәйләнеш ярдәмендә Монголия, Казахстан һәм башка илләрнең галимнәре чыгыш ясый.

Тарих, тел һәм әдәбият институтына 100 яшь
Тарих, тел һәм әдәбият институтына 100 яшь
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: