Барлык яңалыклар
Новости
19 сентябрь 2022, 10:06

Янгын аямый

Кичә Сипайлово бистәсендә "Тесла" һәм "Җиде җомга" рестораннары янган.

Янгын аямый
Янгын аямый

Уфаның  Сипайлово бистәсендә кичә "Тесла" һәм "Җиде җомга" рестораннары биналарында янгын чыккан.  18 сентябрьдә 16.27 сәгатьтә Башкортстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсенә Баязит Бикбай урамы, 26/1 йорт корылмасында  төтен күренүе турында хәбәр килгән.

Янгын урынына  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка ашыгыч хезмәтләр вәкилләре җибәрелгән. Янгын сагы бүлекчәләре килеп җиткән вакытта  төтен тагын да күбәйгән булган һәм ачык ялкын  күзәтелгән. 

16.45 сәгатькә янгын мәйданы 100 кв. м. мәйданга таралган.

16.56 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Аны сүндерүгә 32 кеше һәм 8 берәмлек техника җәлеп ителгән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Әлеге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.

Чыганак: Башинформ.

Янгын аямый
Янгын аямый
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: