+9 °С
Болытлы
Башкортстанда алдагы өч көндә җылы һәм яңгырлы булачак. Синоптиклар фаразлавы буенча, 19 сентябрьдә, дүшәмбе көнне, явым-төшем көтелми, төньяк-көнбатышта кыска вакытлы яңгырлар, аерым районнарда күк күкрәү көтелә. Көньяктан җил уртача тизлектә исәчәк. Көндез һава температурасы +22, +27 градус булачак.
20 һәм 21 сентябрь, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә, республиканың төньягында яңгырлар көтелми. Җил көньяктан, уртача тизлектә. Термометр төнлә +10, +15не, урыны белән +5, көндез +20, +25не күрсәтәчәк.