Барлык яңалыклар
Новости
19 сентябрь 2022, 10:39

Украинага юл тоттылар

Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Алик Камалетдинов, Хәмзә хәзрәт һәм протоиерей Виктор Иванов махсус хәрби операция барган урынга киткән.

Украинага юл тоттылар
Украинага юл тоттылар

17 сентябрьдә  Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районында үзенең киңәшчесе Алик Камалетдинов, имам Хәмзә хәзрәт һәм протоиерей Виктор Иванов белән очрашты. «Патриот» хәрби-патриотик паркыннан алар хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү өчен махсус хәрби операция мәйданына киттеләр.

 Россия Геройлары Минегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге башкорт батальоннары сугышчылары белән  юлга чыгу теләген дин әһелләре бүлекчәләрне формалаштыру этабында ук белдергән булган.

Радий Хәбиров аларга уңышлар теләде һәм Башкортстан хәрбиләренә туганнарыннан һәм якыннарыннан сәламнәр тапшырды.

Чыганак: Башинформ.

Украинага юл тоттылар
Украинага юл тоттылар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: