Барлык яңалыклар
Новости
18 сентябрь 2022, 23:11

Почта заман белән бергә атлый

"Россия почтасы", шул исәптән Дүртөйле почтасы, #БумБатл акциясенә кушылды. 

Почта заман белән бергә атлый
Почта заман белән бергә атлый

"Россия почтасы" #БумБатл акциясенә кушылды, бу акция кысаларында  2022 елның 1 ноябренә кадәр посылкалар өчен кулланылган тартмаларны эшкәртүгә кабул итә. Мисалга, Дүртөйледә тартмаларны Ленин урамы, 20 нче йорт адресы буенча урнашкан почта бүлегендә кабул итәләр.

Теләсә кайсы картон тартмаларны почта бүлекчәсендәге өстәлдә чиратсыз калдырып китәргә була, я  операторга чират көтми генә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сәгать саен почта хезмәткәрләре клиентлар залыннан макулатураны чыгып ала, ә атнага берничә тапкыр компания үз транспортында төргәкләрне эшкәртү урыннарына илтәчәк.

"Почта икенче тапкыр #Бумбатлда катнаша. Узган ел без үз  офисларыбызда макулатура җыя идек. Күпчелек хезмәттәшләр бу инициативаны хуплады, шуңа күрә без аны үз бүлекчәләребезгә дә таратырга булдык. Әгәр бу акция  клиентларда популяр булса, без проектны даими нигездә эшләтеп җибәрәчәкбез", — ди  "Россия Почтасы"ның корпоратив социаль җаваплылык департаменты җитәкчесе Раиса Ирз.

Почта заман белән бергә атлый
Почта заман белән бергә атлый
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: