+4 °С
Болытлы
Русия Президенты Владимир Путин Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров һәм Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон белән телефон аша сөйләшүләр барышында кыргыз-таҗик чигендәге хәлләр турында фикер алышты.
Владимир Путин якларны алга таба эскалациягә юл куймаска һәм хәлне тыныч, сәяси-дипломатик чаралар белән тиз арада җайга салуга чаралар күрергә өндәде, Россиянең кыргыз-таҗик чигендә тотрыклылыкны тәэмин итү максатларында кирәкле ярдәм күрсәтергә әзерлеген раслады.
Чыганак: кремлин.ру.