+4 °С
Болытлы
Быел Россия санитар-эпидемиология хезмәте оешуга 100 ел тулды. Бу уңайдан Мәскәүдә тантаналы чара үтте. Ул Зур Кремль сараеның Александр залында оештырылды.
Россия Дәүләт санитария-эпидемиология хезмәте оешуга 100 ел тулу уңаеннан узган тантаналы чарада дәүләт башлыгы В. Путин катнашты. Президент Роспотребнадзор хезмәткәрләре алдында чыгыш ясады һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Чыганак һәм фоточыганак: kremlin.ru.