Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2022, 10:21

Раевкада яңа аппаратлар

Раевка хастаханәсе яңа аппаратларга баеган. 

Раевкада яңа аппаратлар
Раевкада яңа аппаратлар

Раевка үзәк район хастаханәсе «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында яңа электрокардиографлар алган. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Электрокардиографның төп максаты — йөрәк-кан тамырлары системасы торышын контрольдә тоту. Электрокардиограмманы регуляр рәвештә ясатып тору йөрәк патологияләрен һәм эре кан тамырлары авыруларын иртә ачыклауга ярдәм итә.  Бу тикшеренүнең организмга зыяны тими, яшь ягыннан яисә башка чикләүләр дә юк.

Раевка үзәк район хастаханәсенең баш табибы Венер Изикаев әйтүенчә, хастаханәгә  ун данә  аппарат кайтартылган һәм ул моның өчен министрлыкка рәхмәтен белдерә. 

Шулай ук хастаханәдә рентген, флюорограф һәм маммограф аппаратлары да яңартылган.

 

Раевкада яңа аппаратлар
Раевкада яңа аппаратлар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: