Барлык яңалыклар
Новости
12 сентябрь 2022, 09:56

"Яшьләр җыены" башланды

"Торатау" конгресс-холлына 12-14 сентябрьдә яшь егет-кызлар киңәшкә җыела.

"Яшьләр җыены" башланды
"Яшьләр җыены" башланды

Уфаның "Торатау" конгресс-холлында 12-14 сентябрьдә "Яшьләр Җыены-2022" Идел буе федераль округы яшьләр форумы узачак. Масштаблы форум "Студентлар айлыгы" кысаларында уздырыла, дип хәбәр итә Яшьләр сәясәте буенча РБ Дәүләт комитеты. "Яшьләр җыены-2022" -- Идел буе федераль округы һәм Россия төбәкләреннән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 600 дән артык яшь кешене берләштерүче зур вакыйга.

"...Чара кысаларында Яшьләр проектларының беренче бөтенроссия конкурсы көтелә, анда яшьләр үзләренең социаль әһәмиятле инициативаларына ярдәмгә 1,5 млн сумга кадәр акча ала алачак ", -- ди БР Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.

Форумда берничә платформа эшләячәк:  “Мәгънә юлы” дискуссия платформасы (җәмәгать эшлеклеләре, студентлар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре өчен); “Яшьлек -- бизнес” эшкуарлык платформасы (яшь эшмәкәрләр өчен); “Йөрәк юлы” мәдәни-иҗат платформасы (яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре өчен); “Яңа медиа” медиа-платформасы (муниципаль берәмлекләрнең мәгълүмати каналларында яшьләр сәясәтен яктырту өчен җаваплы белгечләр өчен); мәктәп платформасы (мәктәп үзидарәсе активистлары өчен); муниципаль берәмлекләрдәге яшьләр сәясәте органнары җитәкчеләре өчен платформа.

Җыенга параллель рәвештә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органнары вәкилләре өчен Бөтенроссия семинар-киңәшмә дә узачак.

Чыганак: Башинформ.

"Яшьләр җыены" башланды
"Яшьләр җыены" башланды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: