Барлык яңалыклар
Новости
12 сентябрь 2022, 09:30

Франция Президенты белән сөйләшү

Путин һәм Макрон, Франция тәкъдиме буенча, телефоннан Украина турында сөйләште.

Франция Президенты белән сөйләшү
Франция Президенты белән сөйләшү

Җитәкчеләр Украинадагы вәзгыять буенча фикер алышты. Запорожье атом электростанциясенең (ЗАЭС) куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә басым ясап, җентекле һәм ачыктан-ачык фикер алышу үткәрелде.

Россия Президенты станциягә атулары кичекмәстән туктатылсын өчен Киев хакимиятенә йогынты ясау зарурлыгын ассызыклады.  МАГАТЭ катнашында ЗАЭС тирәсендәге вәзгыять буенча сәяси булмаган хезмәттәшлеккә ике яклы әзерлек белдерелде.

Владимир Путин шулай ук Украина көч оешмаларының, Көнбатыш илләре тарафыннан китерелгән коралны кулланып, Донбасс шәһәрләрен утка тотуы дәвам итә, нәтиҗәдә тыныч халык интегә, дип ассызыклады.

Глобаль азык-төлек куркынычсызлыгы проблемалары турында да фикер алышу булды. Кара диңгез портларыннан ашлык чыгарылу беренче чиратта үсеп килүче илләр ихтыяҗларына юнәлдерелергә тиеш дигән позиция расланды. 

Тулырак бу хакта: kremlin.ru.

Франция Президенты белән сөйләшү
Франция Президенты белән сөйләшү
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: