Барлык яңалыклар
Новости
12 сентябрь 2022, 10:19

Эшләүче пенсионерларга хаклы ялга китү кайчан отышлы?

Ай башындамы, әллә ахырындамы? Бу сорау күпләргә тынгы бирми. Аңлатып үтәбез.

Эшләүче пенсионерларга хаклы ялга китү кайчан отышлы?
Эшләүче пенсионерларга хаклы ялга китү кайчан отышлы?

Эштән туктап, хаклы ялга китәргә теләүче пенсионерларга бу эшне айның соңгы көнендә башкарырга кирәк. Бу очракта сезнең пенсияләрегез тизрәк индексацияләнәчәк.

Әгәр дә сез ай башыннан эштән китсәгез, сезнең бу аегыз тулаем эшләп үтелгән булып исәпләнәчәк һәм индексацияләшкән пенсияне соңрак ала башлаячаксыз. Әйтик, 1 сентябрьдән эштән китсәгез дә, әллә инде 31 сентябрьдә вазыйфагызны ташласагыз да – барыбер, пенсиядә килеш эшләгән вакытыгызны исәпкә алып, арттырылган пенсия сезгә бер үк вакытта – киләсе елның гыйнвар аеннан гына килә башлаячак.

Шуңа күрә эшләүче пенсионерларга айның соңгы көнендә эштән китү уңышлырак.

Фото: https://money-budget.ru

Эшләүче пенсионерларга хаклы ялга китү кайчан отышлы?
Эшләүче пенсионерларга хаклы ялга китү кайчан отышлы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: