Барлык яңалыклар
Новости
9 сентябрь 2022, 21:37

Полиция хезмәткәрләре ришвәт белән тотылды

Уфада ике полицейскийны 400 мең сум ришвәт алган өчен тоткарлаганнар.

Полиция хезмәткәрләре ришвәт белән тотылды
Полиция хезмәткәрләре ришвәт белән тотылды

Уфада наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлегендә эшләгән ике оперуполномоченныйны 400 мең сум ришвәт алган өчен тоткарлаганнар. Бу хакта 9 сентябрьдә тикшерү комитеты хәбәр итте. Тикшерү версиясе буенча, августта полицейскийлар Уфа кешесенә җинаять эзәрлекләүләреннән котылу өчен 400 мең сум акча бирергә тәкъдим иткән. Башкортстан тикшерүчеләре һәм иминлек хезмәткәрләре акча алган вакытта  бер оперуполномоченныйны тоткарлаган. Соңыннан икенчесе дә тоткарланган. Аларга каршы зур күләмдә ришвәт алу уңаеннан җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында икесен дә өйдә тотылу шарты белән  җибәргәннәр. Шул ук вакытта Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге хезмәт тикшерүен башлаган. Әгәр полицейскийларның гаебе расланса, аларны органнардан эштән куачаклар һәм  хөкемгә тарттырачаклар.

Фото: yugopolis.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: