Барлык яңалыклар
Новости
9 сентябрь 2022, 09:52

Кытай вәкиле белән очрашу

Владимир Путин Көнчыгыш икътисадый форумы кысаларында Бөтенкытай халык вәкилләре җыенының даими комитеты рәисе Ли Чжаньшу белән очрашты.

Кытай вәкиле белән очрашу
Кытай вәкиле белән очрашу

"Безнең стратегик партнерлык үсеш ала һәм бик уңышлы үсә, -- диде В. Путин. Товар әйләнеше  узган ел  шактый артты, 36 процентка, ягъни 140 миллиард долларга җитте, беренче яртыеллыкта тагын 30 процентка менде. Һәм, күрәсең, без  тиздән, 200 миллиард доллар әйләнешкә чыгачакбыз". 

Шулай ук В. Путин парламентара элемтәләрне үстерүгә, ике яктан да палата җитәкчеләренең шәхси аралашуына зур игътибар бирелүен ассызыклады. Бөтенкытай халык вәкилләре җыенының даими комитеты рәисе Ли Чжаньшуга тагын бер тапкыр рәхмәт белдерде.

Чыганак: кремлин.ру.

Кытай вәкиле белән очрашу
Кытай вәкиле белән очрашу
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: