Дәүләкән шәһәрендә ГТОның кече спорт мәйданчыгы сафка басмакчы. Әлеге "Хезмәткә һәм оборонага әзер" комплексы "Спорт -- яшәү нормасы" илкүләм проектының "Демография" федераль проекты кысаларында төзелә, дип хәбәр итә Дәүләкән районы хакимияте.
ГТО мәйданчыгы Тынычлык урамында, лицей-интернат тирәсендә урнаштырылачак. Аның нигезе әзерләнгән һәм бетонланган, спорт җиһазлары урнаштыру һәм резина өслек салу башкарыла. Чираттагы этап -- спорт мәйданчыгын киртәләү, яктырту, видеокүзәтү камералары белән җиһазлар кую.
Районда халык спорт белән шөгыльләнә ала торган мәйданчыклар саны елдан-ел арта бара. Шулай ук быел «Тихая заводь» ял базасында волейбол мәйданчыгы һәм Калиновкада Халыкара аэрокосмик мәктәп территориясендә стритбол уены өчен мәйданчык барлыкка килгән.
Фото: asilikyl.