Барлык яңалыклар
Новости
8 сентябрь 2022, 09:27

Шигъри марафон

9 сентябрьдә Уфаның "Кәрвансарай" мәйданында  "Шигъри марафон" узачак. Бәйрәм 18.00 сәгатьтә башлана.

Шигъри марафон
Шигъри марафон

Оештыручылары -- Ә.З.Вәлиди исемендәге Милли китапханә һәм  Дүртөйле районы төбәкара үзәкләштерелгән китапханә системасы. Чараның беренче өлешендә Уфа шәһәренең танылган һәм яшь шагыйрьләре: Гөлназ Кутуева, Николай Грахов, Гөлнара Хәлфетдинова, Наталья Михайлова, Алинә Филиппова, Кристина Минюк, Гөлсем Хисмәтова, Таңчулпан Рәсул һәм башкаларның чыгышы көтелә.

Дүртөйле районында «Шигъри дюжина Z» Мәдәни инициативалар Президент фонды проектын гамәлгә ашыру кысаларында  «Дүртөйле шигъриятенең яңа дулкыны» шигъри мәктәбе оештырылган. Анда катнашучы иҗади яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре -- «Дулкын» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары -- бәйрәмгә килүчеләр игътибарына үз шигырьләрен һәм җырларын, шулай ук яраткан шагыйрьләренең әсәрләрен тәкъдим итәчәк. Шулай ук биредә Милли китапханәнең буккроссинг-күргәзмәсе урнашачак. Теләгән һәркем үзенә ошаган китапны ала алачак. Чара Уфа шәһәренең Киров районы хакимияте ярдәме белән уздырыла. 

Чыганак: Башинформ.

Шигъри марафон
Шигъри марафон
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: