Барлык яңалыклар
Новости
8 сентябрь 2022, 09:02

"Кулъязмалар янмый!"

Күренекле мәгърифәтче һәм дин әһеле Габдулла Сәидинең ике кулъязма китабы табылган. 

"Кулъязмалар янмый!"
"Кулъязмалар янмый!"

Башкортстанда Габдулла Сәидинең (XIX гасыр) кулъязмалары табылган.  Бу гарәп хәрефләре белән язылган ике зур китап.

Табыш турында республика хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов хәбәр итте. «Берничә атна элек кенә Габдулла Сәиди турында язып чыккан идем, бүген миңа аның кулъязмаларын китереп бирделәр. Бу дәфтәрләр, һичшиксез, безнең төбәкнең, Россиядә яшәүче халыкның һәм Исламның тарихын өйрәнү өчен фәнни яктан бик кызыклы. Аларны кулда тоту ук бик дулкынландыргыч. Бу бит  XIX гасыр. Заманында изге дип санаган кешенеке", -- дип язган Азат Бадранов. 

Кулъязмаларны республиканың Милли китапханәсе директоры Марат Зөлкарнаевка сканерлау өчен тапшырганнар. Алга таба бу чыганакларны фәнни әйләнешкә кертү өчен, тикшеренүчеләр һәм тәрҗемәчеләр эшли башлаячак. 

Мәгърифәтче һәм дин әһеле Габдулла Сәиди (1836—1914) XIX гасыр ахырында Баймак районының Муллакай авылында яшәп эшләгән.  Оренбург губернасының Эстәрлетамак өязендәге Стәрлебаш авылында, башка мәгълүматлар буенча  Оренбург губернасының Орск өязе Муллакай  авылында туган. Муллакай һәм Стәрлебаш мәдрәсәләрендә белем алган. Үз вакыты өчен ул бик абруйлы һәм прогрессив шәхес булган. Ул укыткан мәдрәсәдә елына 400 кеше белем алган. Ул дини фәннәрне генә түгел, геология, тау эше, химия нигезләрен дә укыткан.

Азат Бадранов хәзрәт яшәгән йортны яңартырга һәм анда дини мәгърифәтчеләр музеен ясарга тәкъдим итте.

Чыганак: Башинформ, Википедия.

"Кулъязмалар янмый!"
"Кулъязмалар янмый!"
"Кулъязмалар янмый!"
"Кулъязмалар янмый!"
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: