Барлык яңалыклар
Новости
6 сентябрь 2022, 09:29

Белемле меңне егар

«Белем» җәмгыяте илкүләм марафон уздырды.

Белемле меңне егар
Белемле меңне егар

Россия «Белем» җәмгыятенең марафоны инде дүртенче тапкыр узды. Мәскәүдән тыш марафон Санкт-Петербургта,  Түбән Новгородта, ЛНРда, Камчаткада узды.

Бөтен ил буйлап китапханә, мәдәният йортлары һәм башка җәмәгать урыннарында зур экраннар һәм утыру урыннары булган 60 тан артык фан-зона оештырылды.

Шулай ук беренче тапкыр Мәскәү, Төмән, Екатеринбург, Новосибирск, Түбән Новгород, Самара, Волгоград, Чиләбе, Пермь, Уфадагы шәһәр урам экраннарында марафон вакыйгаларын трансляцияләү оештырылды.

Барлык трекларның параллель эфирларын Россия «Знание» җәмгыятенең рәсми сайтында (https://marathon.znanierussia.ru/) һәм ВКонтакте төркемендә (https://vk.com/znanierussia) күрергә мөмкин.

 

Белемле меңне егар
Белемле меңне егар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: