Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь 2022, 19:09

Путин белән Эрдоган телефоннан сөйләштеләр

Владимир Путин һәм  Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган телефоннан ни турында сөйләштеләр?

Путин белән Эрдоган телефоннан сөйләштеләр
Путин белән Эрдоган телефоннан сөйләштеләр

Төркия лидеры СССРның элеккеге Президенты Михаил Горбачев вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын белдерде, аның Россиянең һәм бөтен дөньяның яңа тарихында зур роль уйнавын билгеләп үтте.

5 августта Сочида югары дәрәҗәдә сөйләшүләр барышында ирешелгән килешүләр контекстында Россия белән Төркия арасында күппланлы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Энергетика өлкәсендә уртак стратегик проектларны алга җибәрүне дә кертеп, сәүдә-икътисадый элемтәләрне киңәйтүгә әзерлек расланды.

Шулай ук Украинадагы вәзгыять турында сүз булды. Рәҗәп Тайип Эрдоган МАГАТЭ миссиясенең Запорожье АЭСына килүен оештыруда  Россиянең конструктив ролен билгеләп үтте.

Төркия Президенты арадашчылыгында 22 июльдә Истанбулда төзелгән "ашлык килешүе"н  гамәлгә ашыру барышы каралды.

Алдагы элемтәләр турында килешенде.

Путин белән Эрдоган телефоннан сөйләштеләр
Путин белән Эрдоган телефоннан сөйләштеләр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: