Башкортстанда 2023 елда Мәгариф министрлыгының "Профессионалитет" проекты ярдәмендә өч мәгариф-җитештерү үзәге оештырылачак. Бу хакта республика хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Кластерлар Стәрлетамактагы химик-технологик һәм политехник колледжлар һәм Учалы тау сәнәгате колледжы базаларында барлыкка киләчәк. Алар өч эре предприятие өчен кадрлар әзерләячәк, бу -- "Башкорт сода компаниясе", "Механика" АҖе һәм Урал тау-металлургия компаниясе.
Кластерлар булдыру өчен республика федераль бюджеттан 300 млн сум алачак. Башкортстан федераль проектта икенче тапкыр катнаша. Беренче грантны Уфа машина төзелеше көллияте базысындагы белем-җитештерү үзәге алган иде, ул 1 сентябрьдән эшли башлаячак.