Барлык яңалыклар
Новости
30 август 2022, 21:19

Җиңү диктанты

2022 елның 3 сентябрендә Җиңү диктанты узачак. 

Җиңү диктанты
Җиңү диктанты

2022 елның 3 сентябрендә Җиңү диктанты узачак. Анда катнашу өчен алдан ук теркәлеп куярга кирәк.

Чара Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, яшьләрдә тарихи грамоталылыкны һәм патриотик тәрбияне арттыру максатларында уздырыла.

Җиңүчеләрне, барлык сорауларга дөрес җавап бирүчеләрне Мәскәүдә уза торган Җиңү парадына чакырачаклар.

Җиңү диктантында теләгән һәркем катнаша ала. Катнашу  бушлай һәм ирекле. 

Диктантта катнашучылар гомуми хәрби-тарихи тема буенча 20 сорауга һәм төбәк тематикасы буенча биш сорауга җавап биреп, 25 бирем үти.

Диктантта катнашучыларның барысы да Җиңү диктантында катнашу сертификатына ия булачак.  Иң яхшыларга (25 балл җыючылар)  Җиңү диктанты финалистлары дипломы тапшырылачак. Алар вузга кергәндә дә өстенлекләргә ия була ала. 

Теркәлү һәм өстәмә мәгълүмат өчен сылтама: https://диктантпобеды.рф

Җиңү диктанты
Җиңү диктанты
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас