Владимир Путин видеоконференция режимында Русия Федерациясенең аерым субъектлары территориясендә табигый янгыннарны бетерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
РФ Президенты әйтүенчә, тулаем ил буенча хәзерге вакытта урман янгыннарының гомуми мәйданы былтыргыга караганда өч тапкырга диярлек кимрәк -- 2,8 тапкырга. Шул ук вакытта, аномаль һава шартлары аркасында илнең Европа өлешендә кайбер төбәкләрдә бүген катлаулы вәзгыять күзәтелә. Аеруча Рязань өлкәсендә табигый янгыннар күп.
Әлбәттә, инде хәзер үк янгыннарның сүндерелергә тиешлеге турында гына түгел, бу вакыйгалар нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләргә ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында да уйларга кирәк, диде ул. Һәм В. Путин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан, тиешле хөкүмәт хезмәтләреннән янгын нәтиҗәләрен бетерү өчен тиешле тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Чыганак: kremlin.ru.