Барлык яңалыклар
Новости
27 август 2022, 09:49

Глэмпинг нәрсә ул?

Кырмыскалы районында Natura Park глэмпингы  эшләп киткән. Глэмпинг – кемпингның бер төре, ул табигатьтә ял итү мөмкинлеге белән кунакханә номеры уңайлылыгын берләштерә.

Глэмпинг нәрсә ул?
Глэмпинг нәрсә ул?

Кырмыскалы районында дәүләт ярдәме, шул исәптән "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" илкүләм проекты ярдәмендә Natura Park глэмпингы  эшләп киткән. Бу хакта республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты хәбәр итә. "Глэмпинглар – туристик бизнеста чагыштырмача яңа юнәлеш, алар Башкортстанда популярлаша бара. Мондый проектларны эшләтеп җибәрергә теләүчеләр өчен яхшы перспективалар бар. Бу кече, әмма югары табышлы бизнес, аны киң колачлау җиңел. Без, үз чиратыбызда, әлеге юнәлешне үзләштерергә теләгән эшмәкәрләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтәбез», – ди БР Эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов. Глэмпинг хезмәтләренә ихтыяҗ югары, шуңа күрә  бу бизнесның  киләчәге бар.

Башкортстан микрокредит компаниясе эшне киңәйтү һәм яңа җиһазлар сатып алу өчен Natura Park глэмпингын оештырган эшмәкәргә 1,5 млн сум күләмендә заем биргән.

Глэмпинг нәрсә ул?
Глэмпинг нәрсә ул?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: