Барлык яңалыклар
Новости
25 август 2022, 13:02

Туймазыда янгын чыккан

Төнлә нефть җитештерү предприятиесендә мазут янып киткән.

Туймазыда янгын чыккан
Туймазыда янгын чыккан

РФ  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенә 25 августта төнлә нефть продуктлары җитештерү предприятиесендәге янгын турында хәбәр килгән. Предприятие Туймазының Горький урамында  урнашкан. Беренче янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре килеп җиткәндә 100 кв. метр мәйданда мазут янып яткан. Бу хәлнең мазутны  тимер юл вагоныннан җир өсте резервуарына күчергәндә килеп чыккан булуы ихтимал. Янгын бер-берсе белән параллель торган ун резервуар районында кабынган (аларның күләме 120 куб метр). 

"Һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр юк. Казаны бетерүгә 56 кеше һәм 19 берәмлек техника җәлеп ителде, шул исәптән Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан -- 25 кеше һәм 9 техника. Янгын сәбәбе ачыклана, урында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы эшли", -- дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Чыганак: Башинформ.

 

Туймазыда янгын чыккан
Туймазыда янгын чыккан
Туймазыда янгын чыккан
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: