+4 °С
Болытлы
Башкортстан татарларының "Рәйхан" клубы әгъзалары әдәби-мәдәни сәяхәттә. Бүген иртүк бер төркем клубташлар күрше өлкәгә -- Ырымбур якларына юл тоткан. Сәфәрчеләрнең максаты -- шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышу, ә инде иртәгә, 25 августта, Муса Җәлилнең туган авылында узачак хәтер митингында катнашу.
25 август -- җәлилчеләрне искә алу көне. Алар, билгеле булуынча, 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә җәзага тарттырылган.
Клуб әгъзалары биредәге музей экспозициясе белән дә танышачак.
Юлай НИЗАЕВ.