Барлык яңалыклар
Новости
24 август 2022, 20:24

Фәридә Гафарова вафат

Фидан Гафаровның хатыны Фәридә Хәбибулла кызы Гафарова вафат.

Фәридә Гафарова вафат
Фәридә Гафарова вафат

Русия, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, С. Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фидан Гафаровның сөекле хатыны, Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаровның әнисе Фәридә Гафарова вафат. Бу хакта М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры  хәбәр итә. Фәридә Хәбибулла кызы театр коллективында озак еллар гример цехы мөдире булып эшләгән.

Быел Фәридә һәм Фидан Гафаровлар гаилә тормышларының 55 еллыгын билгеләп үткәннәр иде.

"Тулпар" журналы Фидан Сафа улының, Азамат  Фидан улының, барча якыннарының авыр югалту кайгысын уртаклаша.

Фәридә Гафарова вафат
Фәридә Гафарова вафат
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: