Барлык яңалыклар
Новости
24 август 2022, 19:11

Банклар югалып калмас

"ВЭБ.РФ" дәүләт үсеш корпорациясе рәисе Игорь Шувалов Президентка тышкы санкцион басым шартларында банк эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре турында хәбәр итте.

Банклар югалып калмас
Банклар югалып калмас

"Хәзерге вакытка ВЭБ барлык кирәкле карарларны кабул итте.  Күзәтчелек советы коммерция банклары файдасына 1 триллион 350 миллиард сум бүлеп бирергә карар кылды.  Бу суммадан 860 миллиард инде коммерция банкларына бирелгән, һәм алар  үз керемнәре белән кредит килешүләренә кул куя. Ягъни катлаулы кризислы хәлдә үсеш банкы ничек эшләргә тиеш булса, шулай эшли, -- диде И. Шувалов очрашуда. -- Без Хөкүмәтнең үтенече буенча самолетлар һәм двигательләр җитештерү куәтләрен киңәйтүгә  керешәбез. Моны без үзебез өчен беренчел бурыч буларак кабул итәбез. Электр шәһәр транспортын, торак-коммуналь хуҗалыгын модернизацияләүгә дә кушылабыз. "ДОМ.РФ" корпорациясе белән бергә  заманча торакны мөмкин кадәр күбрәк төзү өчен зур мәйданчыкларны  әзерләү мөмкинлекләрен карыйбыз. Шулай ук технологик суверенитет  белән бәйле бөтен нәрсә -- хәзер безнең өчен өстенлек".

Бу хакта тулырак: kremlin.ru/events/president/news/69200.

Банклар югалып калмас
Банклар югалып калмас
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: