Новости
21 Августа 2022, 08:06

Сочида очрашу

Сочида Владимир Путин Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев белән очрашты.

Сочида очрашуСочида очрашу
Сочида очрашу

Казахстан белән Русия арасында товар  әйләнеше былтыр 34,4 процентка арткан, агымдагы елның беренче биш аенда бу күрсәткеч 9 процент тәшкил иткән.

Ике яктан да инвестицияләр үсә: Русия  17 миллиард доллар салса,  казахстанлылар 4,5 миллиард долларга якын керткән.

Русиянең сәүдә-икътисадый партнерлары арасында Казахстан  беренче урында тора, диде В. Путин. Эре проектларның да үсүен, югары технологияле өлкәләрдә, шул исәптән космоста да, эшбаруын, барлык юнәлешләр буенча эшнең шактый актив һәм уңай юнәлештә баруын билгеләде. 

Очрашуда байтак мәсьәләләр буенча фикер алышынды.

Чыганак: kremlin.ru.

Сочида очрашу
Сочида очрашу
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас