

Кичә Бүздәк авылының ял һәм спорт паркында районның бренды һәм визит карточкасына әверелгән "БэлешФест" традицион милли кухня фестивале үтте. Чарага өч меңгә якын кеше җыелган. Чарада төрле милли азык-төлек үрнәкләре тәкъдим ителде.
Фестивальдә бәлеш хөрмәтенә арт-объект ачылу зур кызыксыну уятты. Ул Бүздәкнең үзәк мәйданын бизәячәк. Проект авторы -- Башкортостан татарларының милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Альбина Хәлиуллина. Макет авторы -- Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вакил Шәйхетдинов. Арт-объектны җирле оста Илһам Баһдануров ясаган. Һәйкәл тулысынча металлдан. Объектның биеклеге -- 1,6 м, диаметры -- 2,5 м, авырлыгы -- 350 кг.
"Арт-объектның һәр өлеше нәрсәнедер символлаштыра. Мәсәлән, поднос торган нигез -- бергә үрелгән курай сабаклары -- безнең тарихыбыз. Символик табада милли орнаментлар сурәтләнгән. Бүздәк районы символы чия дә бар, ул бу төбәктә бик күп үсә. Шулай ук сөлге дә бар -- ул Башкортстан халкының кунакчыллыгын күрсәтә", -- дип аңлатты Вакил Шәйхетдинов.
РБ Иҗтимагый палатасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, кунаклар өчен ризык парадына 1500 бәлеш әзерләгәннәр. Аларның иң зурысы -- 100 кг, 80гә 120 см үлчәмендә булган. Ул дүрт кисәктән торган. Бәлешне тантаналы рәвештә бүлеп, катнашучыларга таратканнар.
Фестивальдә тамашачылар игътибарына мәдәни-күңел ачу программасы тәкъдим ителде: фольклор коллективлары, филармония, Уфаның “Нур” дәүләт татар театры артистлары, Әнвәр Нургалиев, Филүс Каһиров, Дамир Сәетова, Вилдан Шәмсетдинов һәм башка бик күп артистлар катнашлыгында концерт күрсәтелде. Спорт милли ярышлары да үткәрелде, балалар карусельләрдә, уен мәйданчыгында, батутта күңел ачты, зур курчаклар белән фотога төште.
Чыганак: Башинформ.