Барлык яңалыклар
Новости
19 август 2022, 07:05

Күз төбең күгәрсә

Күз тирәсендә күк таплар барлыкка килү кан әйләнеше бозылуын хәбәр итә. Сәбәбе төрле булуы ихтимал.

Күз төбең күгәрсә
Күз төбең күгәрсә

Күз тирәсендә күк таплар барлыкка килү кан әйләнеше бозылуын хәбәр итә. Сәбәбе төрле булуы ихтимал: стресс, арыганлык, йокы туймау,  сәламәтлеккә бәйле проблемалар (йөрәк, бөер, бавыр авырулары),  начар гадәтләр (алкоголь, кофеин, тәмәке белән мавыгу) һ.б. Шулай ук кислород җитмәүдән, компьютер артында озак эшләүдән күзләргә көчергәнеш төшеп, кара таплар барлыкка килүе ихтимал.

Күз төбендә күк таплар кинәт килеп чыкса, кул астындагы әйберләр белән алардан котылу чарасын күрергә мөмкин. Мәсәлән, берничә минутка күзгә кулланылган чәй пакетларын куярга була. Шулай ук бәрәңге һәм кыяр согыннан компреслар да ярдәм итә. Согын сыгып торырга вакыт булмаса, түгәрәкләп киселгән кисәкләрен күзгә ябарга мөмкин. Күз астының күгәреп торуыннан һәм шешенүеннән эремчектән компресс эшләүнең дә файдасы бар. Моның өчен аны салкын килеш тукымага урап, күз төбенә куярга кирәк.

Салкын һәм җылы су белән алмашлап юу, шулай ук боз кисәге

белән күз астындагы тирене ышку да кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итә.

 

Фото: luckclub.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: