Новости
11 Августа 2022, 10:09

Тиздән Төзүчеләр көне

В.Путин төзелеш тармагының барлык хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Тиздән Төзүчеләр көнеТиздән Төзүчеләр көне
Тиздән Төзүчеләр көне

Президент В.Путин видеоконференция режимында Череповецта Шексна елгасы аша яңа күперне ачу тантанасында катнашты. Дәүләт башлыгы проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларны һәм төзелеш тармагының барлык хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре -- Төзүчеләр көне белән котлады.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Архангель күпере» дип аталган күперне сафка кертү билгеләнгән сроклардан алданрак тәмамланган: оператив федераль финанслау һәм төзүчеләр тырышлыгы белән объект графиктан алда файдалануга тапшырылды. Ә эшләрне тәмамлау 2025 елга планлаштырылган булган. Череповецта икенче күпер  барлыкка килү  Октябрь күперенә  транспорт йөкләнешен җиңеләйтәчәк. Моннан тыш, күпер Төньяк-Көнбатыш һәм Үзәк федераль округларның инфраструктур каркасының бер өлеше булачак, көньяк юнәлештә транспорт-логистика коридорын киңәйтүгә, транзит ташуларны арттыруга хезмәт итәчәк.

Тиздән Төзүчеләр көне
Тиздән Төзүчеләр көне
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас