Барлык яңалыклар
Новости
10 август 2022, 15:56

Соңгы сүзләр

«Кайда гына булсагыз да, әҗәл сезне куып җитәчәк»... – конференциядә әйткән бу сүзләр дипломат Мөхәммәд әл-Кахтаниның соңгы сүзләре булган.

Соңгы сүзләр
Соңгы сүзләр

Согуд дипломаты Мөхәммәд әл-Кахтани Каһирәдәге гарәп-африка конференциясендә чыгыш ясаганда кинәт вафат булган. Төрле чыганаклар җиткерүенчә, бу хәл аның: «Кайда гына булсагыз да, әҗәл сезне куып җитәчәк», -- дигән сүзләреннән соң булган һәм видео бар яңалык челтәрләренә таралган.

Башка чыганаклар мәгълүматы буенча, ул шулай ук Берләшкән Гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны башлыкларына хөрмәтен белдергән.

Гомеренең соңгы минутында дипломат Аллаһ Тәгалә турында сөйләгән. «Аллаһ Тәгаләне сәламәт йөрәк белән каршы алудан да кадерлерәк хәл һәм нәрсә юк», -- дигән ул. 

Соңгы сүзләр
Соңгы сүзләр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: