Барлык яңалыклар
Новости
9 август 2022, 19:35

Израиль президенты белән сөйләшү

Израиль ягы инициативасы буенча Владимир Путин Израиль дәүләте президенты Ицхак Герцог белән телефоннан сөйләште.

Израиль президенты белән сөйләшү
Израиль президенты белән сөйләшү

Ике яклы хезмәттәшлекнең, шул исәптән гуманитар өлкәдә, Русия-Израиль мөнәсәбәтләренең бай тарихи мирасын исәпкә алып, берничә мәсьәлә каралды. Бу контекстта Кызыл армиянең нацизмны җиңүгә хәлиткеч өлеше һәм Бөек Ватан сугышы барышында яһүд халкын кырып бетерүдән коткару, шулай ук Русиянең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында яһүдләрнең уңай роле турында әйтелде. "Сохнут" яһүд агентлыгы  проблемалары телгә алынды.

Элемтәләр киләчәктә дә ике илнең тиешле ведомстволары линиясе буенча дәвам итәчәк.

Израиль президенты белән сөйләшү
Израиль президенты белән сөйләшү
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: