Денис Буцаев Президентка «Русия экология операторы» гавами-хокукый компаниясе эше турында хәбәр итте, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге вәзгыять һәм бу өлкәдә законнарга кертелергә әзерләнүче үзгәрешләр турында сөйләде.
Д. Буцаев әйтүенчә, былтыр калдыкларның күләме 52 миллион тонна булган. Ә 2019 елда моны саный алмаганнар, 80 миллион тонна, 100 миллион тонна дигән саннар бар. 2018 елда 66 миллион тонна калдык исәпләнгән, 2021 елда -- 52 миллион.
Калдыкларны эшкәртү хәзерге вакытта 43 процент тәшкил итә. Утильләштерү -- 11,6 процент.
Әлеге вакытта барлык субъектларда территориаль схемалар кабул ителгән, ул "калдыклар картасы" дип атала һәм бу өлкәдә уңай үзгәрешләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.