Урысның бер акыллы сүзе бар: Заставь дурака Богу молиться он себе лоб расшибет, диләр. Урыс мәкале булса да, минемчә, татарга ныграк туры килә. Шушы фикеремне үз тормышымдагы бер факт белән ныгытырга телим.
Бөек Октябрьгә 50 ел тулган чак. Бик зурлап бәйрәм итәргә әзерләнәбез. Класс бүлмәсен матур итеп бизәгән өчен безгә (класска) ике шахмат бирделәр. Шуларның берсен партадаш дустым үзебезгә (икебезгә) алып куйды. Һәм китте шахмат уены. Дәрес онытылды, уку онытылды, кайда утыруыбыз онытылды, мөкиббән киттек. Урыс булсак, үз җаебызны карар идек, киләчәгебезне хәстәрләр идек. Юк! Әйтергә кирәк, Камил бик көчле шахматчы иде, ә мин уйный белмим. Ләкин ел азагында дустыма мат куя башладым. Шулай итеп, шахмат уйнарга өйрәндек. Ләкин икебез дә класста калдык. Артык нык мавыгу шулай тәмамланды.
Көзгә инде шахматчы, беркемнән дә җиңелмәгән бильярдчы, математикадан гаҗәеп башлы Камил дус Дуван техникумына китте. Ә мин инде авыл хуҗалыгын практикада өйрәнергә булдым – сарык көтә башладым. Тугыз класс белемем сарык санарга җитә иде.
Заһит МУРСИЕВ
ru.dreamstime.com